Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Алтай краен турыдан-туры һава юлы тоташтырырга мөмкин

10.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барнаул шәһәренә (Алтай крае) эш сәфәре кысаларында Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Габделганиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. 

Әңгәмә барышында яклар төбәкләр арасындагы киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, машина төзелеше өлкәсендәге багланышлар, дару препаратларын һәм нефть химиясе продукциясен китереп тору, фән һәм технологияләр өлкәсендә элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. Хәзер ике төбәк арасында товар әйләнеше 2,1 млрд. сум тәшкил итә, яклар фикеренчә, аны киңәйтергә кирәк. 

Журналистлар белән аралашу барышында Александр Карлин билгеләп үткәнчә, Алтай крае белән Татарстан Республикасы арасында җитди һәм озак сроклы мөнәсәбәтләр урнашкан. «Безнең сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү турында килешүебез бар. Без Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе буенча хезмәттәшлек итәбез, Татарстан аңа нигез салды, без анда актив катнашабыз», - диде губернатор. 

Рөстәм Миңнеханов Александр Карлинга төбәккә килү мөмкинлеге һәм очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Алтай крае безнең өчен зур базар, шулай ук Татарстан да сезнең төбәк өчен шулай ук», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Алтай крае берничә проектны гамәлгә ашыра инде: «Татнефть" компаниясенең бүген битум нефтен чыгару буенча зур программасы бар һәм монда төп компонент – пар. Элек без казаннарны чит илләрдән кертә идек, ә хәзер без – Бийскның зур партнеры». 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, 2018 елда Казан белән Барнаулны турыдан-туры һава юлы тоташтырырга мөмкин. «Алтай крае белән Татарстан Республикасы бу рейсларны субсидияләргә әзер. Безнең кешеләр өчен сезнең шифаханәләргә килү мөмкин булыр иде. Татарстанда  шулай ук тарихи-мәдәни һәм спорт объектлары күп. Бу ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсе - кар барсын саклау өлкәсендә хезмәттәшлек.    

Азакта Рөстәм Миңнеханов Алтай крае халкын төбәкнең 80 еллыгы белән котлады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.