ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы: Татарстан игенчеләре 4,2 млн. тоннадан артык бөртекле ашлык җыеп алды

09.09.2017

Бүгенгә Татарстанда бөртекле культураларны җыю 78%ка үтәлгән –  1,2 млн. га суктырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә – 340 мең га бөртеклеләр, 45 мең га рапс җыясы калган. Моннан тыш, сентябрь азагында һәм октябрьдә  орлыклык кукурузаны һәм май өчен көнбагыш җыясы бар. Бу барлыгы 210 мең га (кукуруза – 80 мең га, көнбагыш – 130 мең га).

Бөртеклеләр барлыгы 4,2 млн. тоннадан артык җыеп алынган, уңыш уртача– 34,7 ц/га, үткән елның шушы чорына карата 22%ка артык. Әмма яңгырлар җитештерүчәнлекне арттырырга комачаулый. 

«Күп кенә районнар һәм хуҗалыклар кояшлы көннәрдән файдаланып калдылар. Шуның нәтиҗәсендә Зәй, Сарман, Нурлат, Чистай һәм Саба районнары югары күрсәткечләргә иреште», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 

Кайбер районнарда җыелмаган мәйданнар күп әле. Марат Әхмәтов сүзләренчә, Бөгелмә (14 мең га калган), Тукай (13,5 мең га), Мөслим (12,1 мең га), Чүпрәле (11 мең га) районнарындагы хәл борчу уята. 

«Темпларга, әлбәттә, кайбер районнарда һәм хуҗалыкларда киптерү куәтләре булмау зур йогынты ясый. Барлыгы республикада тәүлегенә киптерү куәте 177 мең тонна тәшкил итә», - диде министр.

Уҗым культуралары бүгенгә 450 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразның 82%ы. Шулай ук туфрак эшкәртү дә дәвам итә, эшләр 24%ка үтәлгән – 490 мең га. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, көннәр бозылуга бәйле рәвештә  барлык резервларны да тупларга һәм, читтән өстәмә көчләр җәлеп итеп, урып-җыюны кыска срокларда тәмамларга кирәк. Кояшлы көннәр көтеп тик торасы түгел, ул искәрткәнчә, 1978 елда берткутаусыз яуган яңгырлар аркасында Татарстандагы мәйданнарның шактый өлеше җыелмый калган. «Ситуация катлаулана барачак. Булган бөтен мөмкинлекне файдаланырга, оешкан төстә эшләргә кирәк булачак», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты районнар башлыкларына.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.