Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яңа балалар иҗаты үзәген ачты

08.09.2017

Бүген Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа балалар иҗаты үзәген ачты. Чара ТР Президентының Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә бала сәләтенә этәргеч бирү өчен өстәмә белем бирү әһәмиятен ассызыклады. "Без аларга белем генә түгел, ә һөнәр бирәбез. Соңгы елларда мондый объектлар республикада күп ачыла. Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә "Кванториум" балалар технопарклары эшли. Хәзер сездә дә шундый әһәмиятле үзәк ачылды", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты район халкына.

"Бүген районыгызда зур бәйрәм - заманча балалар иҗаты үзәге ачылды. Без биредә балаларыбызны кирәкле күнекмәләргә өйрәтәбез, шул исәптән алар Ворлдскиллс ярышларында районыбыз исеменнән чыгыш ясый алачак, - диде район башлыгы Сергей Дмитриев. - Кукмара районы бөтен республика программаларында катнаша. Якын арада быелга каралган бөтен проектоларны тәмамлыйбыз".

Шуннан Рөстәм Миңнеханов үзәкне карады, уку кабинетларын, һөнәр бүлмәләрендә булды, укучылар белән аралашты. Иҗади түгәрәкләрдә биш яшьтән алып унҗиде яшькә кадәр балалар шөгыльләнә. Аларга робототехника, компьютер графикасы, судно, авиа модельләр төзү, агач эшкәртү, металл эшкәртү кебек һөнәрләр, спорт туризмы, музей эше һәм башка өлкәләрдә белем бирәләр.

Шулай ук сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов райондагы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аралашты, урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләште.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.