Рөстәм Миңнеханов: Беларусь – Татарстан өчен стратегик партнёр

07.09.2017

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды.   

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә булды. 

Беларусь Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән бергә Рөстәм Миңнеханов Илчелекнең тарихи бинасын –  Мәскәү үзәгендәге Маросейка урамындагы йортны карап чыкты. Татарстан Республикасы Президентына шулай ук Беларусьның Мәскәүдәге дипвәкиллекнең һәм мәдәният үзәгенең яңа биналарын да күрсәттеләр.    

Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Петришенко массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре белән аралашты. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Беларусь – республика өчен стратегик партнёр. Ул Беларусь партнёрлары белән сәүдә итүнең номенклатурасын киңәйтергә һәм күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте. Бүгенгә товар әйләнешенең гомуми күләме – $760,7 млн. 

Үз чиратында Игорь Петришенко Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Петришенко истәлеккә фотога төштеләр. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты шәрәфле кунаклар кенәгәсендә язма калдырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.