ТР финанслар министры: Татарстанның 2018 елга берләштерелгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 224 млрд. сум булыр дип көтелә

07.09.2017

Татарстанның 2018 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 224 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмәдә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, фараз күрсәткечләре Россия икътисады үсешенең сценарий шартларының база варианты һәм тармак министрлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең фараз белешмәләре нигезендә формалаштырылды.   «Аналитиклар фикеренчә, Россия яңа икътисадый шартларга яраклашты һәм хәзерге вакытта тотрыклылыктан үсешкә таба тенденцияләр күренә. Икътисад үсешен стимуллаштыру эшен дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Радик Гайзатуллин чыгышында билгеләгәнчә, агымдагы елның 8 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 164,8 млрд. сум тәшкил итте.

Физик затлар керемнәренә салымнан 2018 елда 70,6 млрд. сум берләштерелгән бюджетка керер дип фаразлана, республика бюджетына - 49,4 млрд. сум. Табышка салымнан 71,1 млрд. сум керер дип көтелә. 2018 елда акцизлар ТР берләштерелгән бюджетына фараз - 24,1 млрд. сум.

2018 елда оешмалар мөлкәтенә салым, Радик Гайзатуллин сүзләренчә, 2018 елда 9 млрд. сум күләмендә булачак дип санала.

Татарстанның 2018 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 224 млрд. сум булыр дип көтелә, 2019 елда - 229,8 млрд. сум, 2020 елда - 237,8 млрд. сум.

Чыгымнарга килгәндә, 2018 елның планлы бюджетында беренчел һәм социаль әһәмиятле чыгымнар 1,5 процентка артачак һәм чыгымнарның гомуми күләменнән 71,6 процент тәшкил итәчәк.

2018 елга берләштерелгән бюджетының дефициты 6,1 млрд. сум булыр дип көтелә, 2019 елда - 6,0 млрд. сум, 2020 елда - 5,9 млрд. сум.

Алексей Песошин өстәп әйтүенчә, бюджетта каралган чараларны финанслау вакытында һәм тулы күләмдә башкарыла. "2018 ел бюджеты дәүләт программалары аша башкарылачак. Акча бары перспектив бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән программаларны башкаруга биреләчәк, һәм бюджет сумы тиешле индикаторы булган тармак программасының төгәл бурычын үтәргә тиеш. Шуңа күрә программаны гамәлгә ашыручылар дәүләт программаларына кертелгән бурычларның нәтиҗәлеген арттыруга эшне активлаштырырга тиешләр", - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.