Рөстәм Миңнеханов: Эшкуарлар белән эшләргә кирәк - алар эшләргә, акча эшләргә, салымнар түләргә, эш урыннары булдырырга теләүчеләр

04.09.2017

2017 елда эшкурлардан сорау алу буенча хакимият органнары тарафыннан бизнеска басымга һәр дүртенче эшкуар дучар була. Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.

Артем Здунов искәрткәнчә, Татарстан инде өч ел дәвамында Инвестицион климат буенча илкълщм рейтингта Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урында тора. Ул билгеләгәнчә, илкүләм рейтинг - инвестицион климатны үстерү өчен төп җиһаз. Рейтинг кысаларында эшкуарлар хакимият органнарын бизнес-мохитне яхшырту буенча хакимият эшчәнлеген бәяли.

Рейтингның дүрт юнәлеше бар: җайга салу мохите, бизнес өчен чаралар, инфраструктура һәм ресурслар, кече бизнеска ярдәм.

ТР икътисад министры хәбәр иткәнчә, республикада 2017 елда рейтингның кабер күрсәткечләре кимеде. "Юридик затларны теркәүнең уртача вакыты" күрсәткече буенча теркәү 10 көннән (2016 елда) 11,84 көнгә кадәр үсте. Хакимият органнарының кадастр теркәве эше күрсәткече дә кимеде - 2016 елда 4,21 балл булса, 2017 елда - 3,93. Шулай ук кирәкле хезмәт ресурслары күрсәткече дә кимеде. 

Админитстратив басымны бәяләү 2017 елда артты. 2017 елда эшкуарлардан таләп ителә торган документлар 2016 елдагыга караганда артты, контроль-күзтчелек чараларының уртача саны 15,36 % тан (2016 елда) 27,1 процентка кадәр артты (2017 елда). 

Артем Здунов сүзләренчә, төзелешкә рөхсәт алу мәсьәләсендә Мәскәүдән үрнәк алырга карар кылынды. Анда 12 дәүләт хезмәте электрон формада алып барыла. 

Челтәрләргә технологик тоташтыру мәсьәләсендә Санкт-Петербург тәҗрибәсе үрнәккә алынды. Хәзерге вакытта 2018 елга кадәр  әлеге хезмәтне 10 көндә башкару максаты куелды. 

"Сәнәгать паркларын булдыру кече һәм урта бизнеска инфраструктурага тоташтыруны җиңеләйтә", - диде Артем Здунов. 

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья банкы бәяләве буенча эшкуарларның яртысы бизнесларын беренче елда ук яба - чынки алдан әзер булмыйлар. Татарстанда эшкуарларны өйрәтү өчен "Эшкуарлык фабрикасы" булдырылды, башка белем бирү программалары эшли. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестицион климатны яхшыртуга күбрәк игътибар итәргә өндәде. 

"Без бүген сөйләшкән тема - бик мөһим, - диде ул. - Бу хакта илебез президенты Владимир Путин, Хөкүмәт әйтә". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, кече һәм урта эшкуарлар ирекле булырга тели.

"Бу өлкәдә бөтен хакимият органнарының җентекләп эш алып барулары кирәк, - диде ул. - Безгә эшкуарлар белән эшләргә кирәк, алар белән якыннан элемтәгә керү кирәк. Эшкуарлар -  эшләргә, акча эшләргә, салымнар түләргә, эш урыннары булдырырга теләүче гражданнар. Гомумән бу системалы эш итүне таләп итә. Күпчелек муниципаль районнарда без әлегә инвесторларга яхшы мөнәсәбәт күрмибез". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина