РеспубликаМәгариф һәм фәнМәктәпкәчә, мәктәптә һәм һөнәри белем бирү

Мәктәпкәчә, мәктәптә һәм һөнәри белем бирү

2014 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 168,5 мең урынлык 1958 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшли. Аларда 193,9 мең бала тәрбияләнә. Республика буенча 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларның 71,8%ы мәктәпкәчә мәгариф оешмасына йөри.

Мәктәпкәчә мәгарифнең региональ системаларын модернизацияләү чаралары кысаларында 2013 елда республикада өстәмә рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 6587 урын булдырылды, шул исәптән 27 яңа мәктәпкәчә мәгариф оешмасы төзелде, 24 бинага балалар бакчасы урнаштыру өчен ремонт ясалды, эшләп килүче балалар бачаларында 21 өстәмә төркем ачылды, дәүләтнеке булмаган оешмаларда һәм вариатив мәктәпкәчә мәгариф формасында 1612 урын булдырылды.

Хәзерге вакытта 1431 мәктәп эшләп килә, аларда 361 мең бала укый. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 95 мәктәп, 97 гимназия, 44 лицей эшли.

Бөтенроссия мәктәп укучылары фәннәр олимпиадалары нәтиҗәләре буенча, 5 ел дәвамында Татарстан Республикасы командасы Идел буе федераль округында 1 урынны тота. 2014елда атарстанның 73 укучысы Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призёрлары булды.

Милли белем бирүне үстерү эше дәвам итә. Татарстан Республикасында хәзерге вакытта татар телендә белем бирүче 853 мәгариф оешмасы, рус телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче 205 мәктәп эшләп килә, шулай ук 96 чуваш, 18 мари, 34 удмурт, 4 мордва, 1 башкорт, 1 еврей этнокультура компонентлы мәктәпләр уңышлы эшли.

2011 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында татар телендә укытучы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе булдырылды. Гимназиядә Россия Федерациясе регионнарыннан һәм Татарстан Республикасыннан 176 бала укый.

Республикада 30 якшәмбе мәктәбе эшли, аларда республикада яшәүче 28 халык теле өйрәнелә: әзәрбәйҗан, украин, әрмән, осетин, таҗик, ассирия, грек, поляк, немец, грузин, мордва, мари, чуваш, удмурт, башкорт, иврит телләре һәм башка телләр.

Педагогика хезмәткәрләрен һәм коллективларны милли мәгарифкә керткән өлешләре өчен бүләкләү максатларында ел саен Каюм Насыйри исемендәге премия һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе бирелә.

Мәктәпләрнең инфраструктурасы шактый үзгәрде. Мәктәпләрнең педагогика хезмәткәрләре персональ ноутбуклар һәм һәр фән кабинетыннан чыбыксыз Wi-Fi технологиясе буенча Интернет челтәренә керү белән тәэмин ителгән, 1 заманча компьютерга 7 кеше туры килә. Мәктәп-компетенция үзәкләрендә электрон белем бирүнең «1 укучы: 1 компьютер» проекты гамәлгә ашырыла. Барлык мәктәпләр дә югары тизлекле Интернет челтәренә керә ала, шул исәптән 599ы - җепселле-оптик элемтә линияләре буенча. Фән кабинетларының яртысыннан артыграгы (54%) проекцион һәм интерактив җайланмалар белән җиһазландырылган.

«Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмат системасының бердәм порталы уңышлы үсә. Системага керү персонификацияләнгән, барлык укучылар һәм педагогика хезмәткәрләре, мәгарифкә идарә органнары, шулай ук балаларның ата-аналары аның теркәлгән катнашучылары булалар. Соңгы елда системага балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагогика хезмәткәрләре, өстәмә белем оешмалары һәм урта һөнәри белем оешмалары килеп кушылды. Барлыгы системада 900 меңнән артык файдаланучы теркәлгән, шулардан 770 меңе гомуми белем вәкилләре.

Мәгълүмат системасында барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем оешмалары һәм урта һөнәри белем оешмалары сайтларының бердәм шаблон буенча төзелгән битләре урнаштырылган; виртуаль педагогика бергәлекләре, укучылар өчен электрон факультативлар; электрон журналлар һәм укучылар көндәлекләре эшләп килә. Республика мәктәпләре укучыларына, шул исәптән өйләрендә белем алучы инвалид балаларга, дистанцион мәгариф ресурсларын файдаланып, белем алу мөмкинлеге бирелә.

2013 елдан барлык мәктәпләр дә электрон рәвештә сыйныф журналы алып баруга күчтеләр. Ата-аналар балаларының өлгереше турында электрон көндәлек рәвешендә дә, sms-хәбәр рәвешендә дә мәгълүмат ала.
2013 елда Татарстан Республикасы өстәмә белем учреждениеләренең 1255 баласы халыкра ярышларда, смотрларда, фестивальләрдә җиңеп чыктылар, 1681 бала төрле бөтенроссия конкурсларында призлы урыннар яуладылар.

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясенең беренче чираттагы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләрнең фәнни-техник иҗатын үстерү» юнәлеше тормышка ашырыла.

Алты ел рәттән Гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү буенча бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы беренче урында бара.

Республикада 2011-2015 елларга “Уңайлы мохит” Татарстан Республикасы озак сроклы максатчан программасы гамәлдә. Хәзерге вакытта универсаль барьерсыз мохит булдыру планлаштырыла торган гомуми белем оешмалары өлешен арттыруны күз алдында тотучы Республика программасын гамәлгә ашыру башланды. Әлеге программа кысаларында гомуми белем оешмаларында педагогика кадрларын әзерләүгә һәм яңа һөнәргә өйрәтүгә 5 млн. сумнан артык акча бүленгән. Яңа һөнәргә өйрәтү курсларын олиго-, сурдо-, тифлопедагогика белгечлекләре буенча 125 педагог узган.