Инновацияләр

Татарстан Республикасы икътисадында фәнне күп таләп итүче җитештерү һәм заманча инновация технологияләре торган саен зур урын ала. Республикада тулаем төбәк продуктында инновация продукциясе өлешен арттыру максатларында 2015 елга кадәр Татарстан Республикасында фәнни һәм инновация эшчәнлеген үстерү стратегиясе эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.

Татарстанда фәнни-җитештерү эшчәнлеген фәнни-тикшеренү һәм проектлау-конструкторлык оешмалары, предприятиеләрдәге фәнни-тикшеренү институтлары һәм конструкторлык бюролары, технопарклар, технологик мәйданчыклар, бизнес- инкубаторлар һәм башка оешмалар алып бара.

Бүген Татарстанда Россиядәге иң зур сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, 4 индустриаль парк, «Химград» технополисы, 14 технопарк һәм башкалар эшләп килә.
2009 елда IT-парк ачылды. Аны оештыруның төп максаты – югары технологияле тармакларның үсешен тизләтү, республиканың фәнни, мәгариф һәм җитештерү потенциалы нигезендә фәнне күп таләп итүче продукциянең яңа төрләрен җитештерү.

Татарстан Республикасы өчен нанотехнология өлкәсе дә өстенлекле булып тора. «Мәгариф» өстенлекле милли проект кысаларында «Наноматериаллар» һәм «Электроникада нанотехнологияләр» белгечлекләре буенча кадрлар әзерләнә.