Югары белем бирү

Татарстан Республикасы территориясендә хәзерге вакытта мәгариф эшчәнлеге белән югары белемнең 27 мәгариф оешмасы, шул исәптән 17 дәүләтнеке, 10 дәүләтнеке булмаган оешма шөгыльләнә. Моннан тыш, югары белем мәгариф оешмаларының 49 филиалы эшләп килә, шулардан 27 дәүләтнеке һәм 22 дәүләтнеке булмаган.

Татарстан Республикасы территориясендәге югары белем мәгариф оешмаларында югары белем программалары буенча барлыгы 180 мең кеше белем ала.

20 югары белем мәгариф оешмасында (15 дәүләтнеке һәм 5 дәүләтнеке булмаган) урта һөнәри белем мәгариф программалары буенча студентлар һөнәри әзерлек уза.

Өстәмә белем һәм югары белемнән соң белем алу системасында Татарстан Республикасында 2012/2013 уку елында квалификация күтәрү, яңа һөнәргә өйрәтү һәм белгечләрне стажировкалау программаларын гамәлгә ашыручы 230 мәгариф учреждениесе эшләде, шул исәптән:

- югары уку йортлар структурасында ӨҺБ учреждениеләре (институтлар - ӨҺБИ, ИНО; факультетлар - ФПК, ФӨБ; өзлексез белем үзәкләре) - 60;
- югары белемнән соң һөнәри белем бирү белән шөгыльләнүче учреждениеләр (аспирантуралар, ординатуралар һәм докторантуралар) - 23;
- өлкәннәргә өстәмә белем программасын гамәлгә ашыручы учреждениеләр (үзәкләр, ассоциацияләр һәм башкалар) - 147.

2006 елдан Татарстан Республикасында «Алгарыш» Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары программасы эшләп килә. Ел саен аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 100 млн. сум бүленә. Студентлар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, гомуми белем учреждениеләре укытучылары, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре ел саен Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы мәгариф һәм фәнни үзәкләренә җибәрелә.

«Алгарыш» гранты кысаларында 2013 елда беренче мәртәбә республика югары уку йортлары, күренекле чит ил галимнәрен, мөгаллимнәрен, тикшеренүчеләрен һәм практикларын җәлеп итеп, мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ирештеләр. Конкурс сайлап алуы йомгаклары буенча Республика комиссиясе 9 илдән (АКШ, Германия, Франция, Финляндия, Швейцария, Нидерланд, Италия һәм башкалар) 11 чит ил галименә грант бирде.

2013 елда грант алучыларның гомуми саны 301 кеше тәшкил итте.

2010 елда Татарстан Республикасы территориясендәге югары белемнең мәгариф учреждениеләрендә Бөтенроссия һәм халыкара мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр арасыннан көндезге уку студентлары өчен Татарстан Республикасы Президенты стипендияләре гамәлгә куелды. 2013 елда 29 студент мондый стипендия алды.

2013 елда иң кирәкле фәннәр укытучылары сыйфатында югары квалификацияле белгечләрне гомуми белем учреждениеләренә җәлеп итү максатларында һәм 2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүнең «Киләчәк-Будущее» стратегиясе нигезендә Казан (Идел буе) федераль университеты магистрантлары өчен “Урта гомуми белем системасында педагог” юнәлеше буенча 10 000 сум күләмендә “Киләчәк укытучысы” стипендиясе гамәлгә куелды. 2013/2014 уку елына КФУның 10 магистранты өчен “Урта гомуми белем системасында педагог” юнәлеше буенча стипендия гамәлгә куелды.