Сайлаулар

Сайлаулар – дәүләт хакимияте органын, җирле үзидарә органын формалаштыру яисә вазыйфаи затка вәкаләтләр бирү максатларында Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Россия Федерациясе субъектлары конституцияләре, Россия Федерациясе субъектлары законнары, муниципаль берәмлекләр уставлары нигезендә гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү рәвеше.

Россия Федерациясе гражданы яшерен тавыш бирү юлы белән гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайлауларда катнаша. Гражданның сайлауларда катнашуы ирекле була һәм үз теләге белән башкарыла.

18 яшькә җиткән гражданнар актив сайлау хокукына (Россия Федерациясе гражданының дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлау хокукына) ия.
Татарстан Республикасы территориясендә тавыш бирү сәгать 7дән алып 20 сәгатькә кадәр уздырыла.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә үзе исемлеккә кертелгән сайлау участогында тавыш бирү урынына килә алмаган сайлаучыга вакытыннан алда (тиешле территориаль сайлау комиссиясендә тавыш бирү көненә кадәр 10-4 кала яисә участок сайлау комиссиясендә тавыш бирергә кимендә 3 көн кала) тавыш бирү мөмкинлеге бирелергә тиеш.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, муниципаль сайлаулар тәртибе «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль закон һәм Татарстан Республикасы сайлау кодексы нигезендә билгеләнә.

Татарстан Республикасы Президенты 5 еллык срокка сайлана. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатлыкка 30 яшькә җиткән граждан күрсәтелә ала.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2014 елның 14 сентябрендә уздырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына кандидатлыкка 21 яшькә җиткән граждан күрсәтелә ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә 100 депутат сайлана. 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча (бер округ – бер депутат) сайлана. 50 депутат бердәм республика сайлау округы буенча сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән депутатлыкка кандидатларның республика исемлекләре буенча сайлана. Республикасайлау округы Татарстан Республикасының бөтен территориясен үз эченә ала.

Депутат мандатларын бүлешүгә һәрберсе тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 5 процент һәм аннан да күбрәк тавышын җыйган кандидатларның республика исемлекләре кертелә, мондый исемлекләр кимендә ике булу шарты һәм бу исемлекләр өчен тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның барлыгы 50 проценттан да артыгы тавыш бирү шарты белән.